Бергәләп киләчәкне булдырабыз!
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 10-17 мартка кадәр «Язгы игелек атнасы» республика хәйрия акциясе игълан иткән иде. Аның максаты - ТР мәгариф оешмалары укучылары һәм укытучыларын ирекле башлангычларда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү, иҗтимагый файдалы эшчәнлекне активлаштыру. Акциянең девизы - «Бергәләп киләчәкне булдырабыз1». Кадет мәктәбе укучылары да әлеге акциядә...
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 10-17 мартка кадәр «Язгы игелек атнасы» республика хәйрия акциясе игълан иткән иде.
Аның максаты - ТР мәгариф оешмалары укучылары һәм укытучыларын ирекле башлангычларда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү, иҗтимагый файдалы эшчәнлекне активлаштыру. Акциянең девизы - «Бергәләп киләчәкне булдырабыз1». Кадет мәктәбе укучылары да әлеге акциядә актив катнашты. 6 сыйныф укучылары тәрбияче Р. Рәхмәтуллин җитәкчелегендә әлеге акция кысаларында Куйбышев затонның поселогының «Родничок» балалар бакчасында булып, аның территориясен җыештыру өмәсендә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев