Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Беренчеләргә изге теләкләр

    13 сентябрьдә Татарстан Республикасы прокуратурасында республика прокуроры Кафил Әмиров прокуратура хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка барган балалары белән очрашты. Мондый очрашулар ел саен үткәрелә һәм матур традициягә әверелде. Республика прокуроры беренчеләрнең тормышындагы яңа этап- беренче сыйныфка керүләре белән котлады. Очрашу җылы, дустанә атмосферада үтте. Балалар прокурор белән әңгәмәдә актив катнашты. Матур...

    13 сентябрьдә Татарстан Республикасы прокуратурасында республика прокуроры Кафил Әмиров прокуратура хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка барган балалары белән очрашты.
    Мондый очрашулар ел саен үткәрелә һәм матур традициягә әверелде. Республика прокуроры беренчеләрнең тормышындагы яңа этап- беренче сыйныфка керүләре белән котлады. Очрашу җылы, дустанә атмосферада үтте. Балалар прокурор белән әңгәмәдә актив катнашты. Матур теләкләрдән соң балаларга бүләкләр- мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Аннан соң кунаклар өчен ТР прокуратурасы музеена экскурсия үткәрелде, чәй табыны оештырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: