Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башыңа килеп төшмичә

Сишәмбе муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев Маяковский һәм Ленин урамнарын тоташтыручы дамбаны карады. Кайчандыр биредә язгы ташу һәм яңгыр суларыннан дамбаны саклау өчен куелган су агызу торбасын алыштырып, ярны ныгытканнар иде. Әмма вакыт бара. Җир убылу нәтиҗәсендә 15 метрлы чокыр зурайган. Асфальт өслекле...

Сишәмбе муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев Маяковский һәм Ленин урамнарын тоташтыручы дамбаны карады.

Кайчандыр биредә язгы ташу һәм яңгыр суларыннан дамбаны саклау өчен куелган су агызу торбасын алыштырып, ярны ныгытканнар иде. Әмма вакыт бара. Җир убылу нәтиҗәсендә 15 метрлы чокыр зурайган. Асфальт өслекле җәяүлеләр юлы өлешчә ишелгән. -Биредә ярны ныгыту эше таләп ителә,- ди Нияз Илгиз улы.-Үз көчебездән генә килерлек түгел, шуңа күрә район җитәкчелеге игътибарын әлеге проблемага юнәлдердек, чөнки дамба ишелсә, поселокның күпчелек өлеше үзәктән аерылып кала. Һәркемнең дә транспорты юк, һәркем дә пенсия идарәсенә яки банкка кадәр җәяү бара алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев