Бәрлегуҗа авылында тиздән яңа кибет файдалануга тапшырылачак.
Шул ук вакытта РайПО карамагындагы иске кибеттә дә инде бер ел сәүдә бара. Бинаны Апас эшмәкәрләре арендага алган, сатучы булып Бәрлегуҗада яшәүче хатын-кыз эшли.
Бәрлегуҗалыларны бу бинаны сүтү турында йөргән имеш-мимешләр борчый. Без кибет хуҗасы – Кама Тамагы РайПО советы рәисе Валерий Семеновка мөрәҗәгать итеп, кибетне сүтәргә теләүләреннән хәбәрдар булу-булмавы белән кызыксындык.
- Әлеге бина РайПО балансында тора, моннан тыш, арендаторлар аның өчен түли – ул керем китерә. Кемнеңдер бинаны сүтәргә ниятләве турында беренче тапкыр ишетәм, - дип телефон аша җавап бирде Валерий Семенов.
Шул ук вакытта авыл халкы муниципаль район башлыгына, иске кибетне калдырырга ярдәм итүен үтенеп, 28 имза белән хат язган.
- Олы Кариледә өч кибет эшли, берәүгә дә комачауламый. Ике кибет булсын! Кемгәдер яңасы уңайлы булса, безгә искесе уңайлы. Яшебез дә өлкән, ерак йөри алмыйбыз. Өйгә якын булган кибет кирәк безгә, – диде кибеткә җыелган бәрлегуҗалылар.
Нет комментариев