Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар ялын оештыру

Бүген районда 2261 гаилә яши, аларда 3528 бала тәрбияләнә. Аларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруы төрләренең берсе булып тора. шуңа күрә социаль яклау учреждениеләре яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирә.

Әлеге юнәлеш буенча эш «Балалар һәм яшьләр ялы, савыктыру һәм мәшгульлек программасы», «ТРда патриотик тәрбияләү» республика максатчан программалары, «2009-2012 елларга балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук тәртибен бозуларын профилактикалау» һәм «2010-2012 елларда Кама Тамагы муниципаль районында халыкның наркоманлашуын кисәтү» район программалары нигезендә алып барыла.

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны, социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген яхшыртуны оештыру максатында социаль яклау идарәсе агымдагы елның 9 аенда 75 юллама бүлеп бирде. гыйнвар аенда 12 бала «Свияга» санаторий- профилакториясендә, 9 бала «Васильевский» санаториенда ял итте. Җәйге каникул вакытында приютта тәрбияләнүче 32 бала һәм төрле категория гаиләдәге 9 бала «Свияга»да сәламәтлеген ныгытты. шулай ук җәйге каникул ахырында 13 бала «Лесная сказка» савыктыру лагерында ял итте. Анда 21 көн дәвамында алар ял итеп, күңел ачып, уңай тәэсирләр алып кайтты.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше ике этапта үткәрелә: Беренче этап район мәктәпләрендә уку вакытында (гыйнвар-май, сентябрь-декабрь) үткәрелә, ә икенче этап - җәйге каникул вакытында. Бу чорда балалар социаль тернәкләндерү бүлегендә районның «Волга» савыктыру лагерында ял итә.

9 айда социаль тернәкләндерү бүлегендә мөмкинлекләре чикләнгән 17 бала савыктыру курсы узды.

Районның «Волга» савыктыру лагерында 1 сменада гаилә һәм балага социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары «Сәламәтлек һәм начар гадәтләр» кисәтү дәресе һәм «Сәламәтлек турында кайгырту - иң яхшы дәва» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша үткәрде. Анда 8-12 яшькәчә 38 бала катнашты.

икенче сменада савыктыру чараларына, спорт белән кызыксыну формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ихтыяҗ тәрбияләү максатында гаилә һәм балага социаль ярдәм бүлеге белгечләре катнашында төрле чаралар, хәрәкәтле һәм спорт уеннары, әңгәмәләр үткәрелде.

Җәйге каникул вакытында аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен сәламәт ял оештыру максатында «Веселые забавы» җәйге балалар мәйданчыгы эшләде. Биредә 17 балигь булмаган бала ял итте.

Моннан тыш, ел дәвамында гаилә һәм балага социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаганнар белән законны тыңлау күнекмәләре формалаштыру буенча кисәтү әңгәмәләре үткәрә, яшүсмерләргә тормышта дөрес юл сайлауда ярдәм итә, алкогольле эчемлекләргә тискәре караш тәрбияли. Ата-аналар белән эшләүнең төрле формалары кулланыла.

«Өмет яры» социаль приютында һәр балага яше, җенесе һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынган шәхси тернәкләндерү программасы эшләнгән. Приютка алынганда һәр бала башлангыч медицина тикшерүе үтә, даими рәвештә педиатр һәм шәфкать туташы контролендә тора. Ел саен балаларга диспансерлаштыру үткәрелә. Авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар белән дифференцияле эш проблема дәрәҗәсенә һәм үзенчәлегенә карап, программалы максатчан якын килү нигезендә гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, приют белгечләре «Страничка здоровья» социаль тернәкләндерү программасы эшләгән. Аның кысаларында балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү чаралары үткәрелә. Ай саен «Сәламәтлек көне» үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев