Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобуслар эше яңартылды

Беренче сентябрьдән укучыларны торак пунктлардан район мәктәпләренә ташу һәм кире кайтару яңартылды. «Бэркут» автотранспорт предприятиесе директоры Хәмит Галиуллин автопаркның яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде. - Хәмит Миңвәлиевич, безнең район мәктәп автобуслары белән тәэмин ителгәнме һәм укучыларны куркынычсыз йөртү уйланылганмы? - Бүген автопарк составы үз бурычын үтәүгә әзер. Машиналар ремонтланды,...

Беренче сентябрьдән укучыларны торак пунктлардан район мәктәпләренә ташу һәм кире кайтару яңартылды. «Бэркут» автотранспорт предприятиесе директоры Хәмит Галиуллин автопаркның яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде.

- Хәмит Миңвәлиевич, безнең район мәктәп автобуслары белән тәэмин ителгәнме һәм укучыларны куркынычсыз йөртү уйланылганмы? - Бүген автопарк составы үз бурычын үтәүгә әзер. Машиналар ремонтланды, тиешле техник тикшерү узды. Барлык мәктәп һәм пассажирлар йөртүче автобусларга ГЛОНАСС навигация системасы куелган. «Бэркут» МУП территориясенә барлыгы 19 автобус куела: 3се - пассажирлар йөртүче һәм 16 мәктәп автобусы. Быел район башлыгы Зөфәр Гарәфиев ярдәме белән Тәмте мәктәбе өчен микроавтобус алу мәсьәләсе хәл ителде. Хәзер укучыларның Осинникидан килеп йөртү проблемасы юк. Пассажир урыннары 300 мең сумга иминләнде. Моннан тыш, якындагы вакытта барлык машиналарны тахографлар белән җиһазларга уйлыйбыз, ул транспорт йөртүче эшен һәм аның үзен контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Шоферларыбыз киләчәктә аннан башка рейска чыга алмаячак. Тахографлар арзан түгел, әмма алар безгә бик кирәк.

- Шоферлар составы нинди, парк яхшы кадрларга мохтаҗмы?

- Шоферлар составы тулысынча комплектланган, әмма яхшы, җаваплы кадрларга без һәрвакыт мохтаҗ. Сер түгел, бүген кадрлар алышынып тору проблемасы бар. Узган елда дүрт шофер эштән китте, ә быел - өчәү. Сәбәбе - хезмәт хакының түбән булуы, әмма аны вакытында түлибез.

- Запас частьләр алу проблемасы бармы?

-Юк. Запас частьләрнең күпчелеген акча күчереп алабыз. Моның үз плюслары да, минуслары да бар. Яхшы - техника вакытында ремонтлана, начар - без акча күчергән кирәкле детальләр кибеттә һәрчакта да булмый. Әмма без бу проблеманы да хәл итәргә өйрәндек. Иң мөһиме - машиналар хутта булырга тиеш. автомобильләргә ягулык салу проблемасы юк, быел түләүнең карточка системасына күчтек.

- Эш барышында шоферларда нинди проблемалар барлыкка килә?

-Юллар торышы турында берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Яңгыр яуганда Ишем авылына керүе бик авыр, шулай ук Келәнче юлы да таушалган. Торак пунктларның күпчелегендә автобус тукталышлары тиешле урында түгел, булганнары техник таләпләргә туры килми, кышын кардан чистартылмый кайвакыт. Олы Яңасала авылындагы тукталыш кына бердәнбер яхшы үрнәк булып тора. Һәр яңа уку елында мин күтәргән тагын бер җитди мәсьәлә - һәр автобуста укучыларны озата баручы булырга тиеш. Ул йөрткәндә балалар куркынычсызлыгы өчен җавап бирә, әмма бездә андый штат юк. Шофер хәрәкәт вакытында салонны күзәтә алмый. Күпчелек очракта балалар куркынычсызлык каешын бәйләми. Хәтта урыннарынннан торып йөргән очраклар да була. Һәм бу очракта укучылар өчен шофер җавап тота. Еш кына ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, штрафлар да яза. Авырлыкларга һәм проблемаларга карамастан, барлык пассажирларга уңайлылык һәм куркынычсызлык тәэмин итеп, тату, намуслы эшләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев