Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда эшче көч артык булмый

Бүген авылда демография тикшерү темаларының берсе булып тора. Кайчандыр зур саналган авылларда балалар саны аз булганлыктан мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла. Урта яшьтәге кешеләр эшсез кала. Күпләренә яңа белгечлекләрне үзләштерергә туры килә. Рәсимә Сабирова (рәсемдә сулда) мәктәпне тәмамлаганнан соң булачак һөнәре турында озак уйлап тормый, шунда ук авыл китапханәсенә эшкә урнаша....

Бүген авылда демография тикшерү темаларының берсе булып тора. Кайчандыр зур саналган авылларда балалар саны аз булганлыктан мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла. Урта яшьтәге кешеләр эшсез кала. Күпләренә яңа белгечлекләрне үзләштерергә туры килә.

Рәсимә Сабирова (рәсемдә сулда) мәктәпне тәмамлаганнан соң булачак һөнәре турында озак уйлап тормый, шунда ук авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Бер елдан ул Алабуга мәдәни-агарту училищесына читтән торып укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң китапханә әзер белгеч ала. Сайлаган юлы гомерлек була. Рәсимә Солтан кызы 30 елдан артык гомерен авыл китапханәсенә багышлый. Кызы да аның юлыннан китеп, үзе өчен "музей эшен" сайлый. Гөлсинә Нургалиева (уртада) хезмәттәше кебек үк озак еллар мәдәният системасында эшли. 1975 елда ул Олы Мәрәтхуҗа клубына килә һәм аның эшен җитәкли башлый. 1981 елда Гөлсинә Рәхимҗан кызы авыл китапханәсенә эшкә күчә һәм биредә 30 елга якын тоткарлана.

Ә менә Фәйрүзә Җиһаншина (уңда) үз көчен күп тармакта сынап карый. Башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый. 2003 елга кадәр учреждение ябылганчы Кече Салтык мәктәбендә эшли. Аннан соң фермада, колхоз ашханәсендә хезмәт куя. Соңгы ике елда Фәйрүзә Әнвәр кызы Кече Салтык авыл клубын җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев