Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армия сафлары тулылана

РФ Президентының "Россия Федерациясе гражданнарын 2013 елның октябрь-декабрендә хәрби хезмәткә алу һәм хәрби хезмәт үткән гражданнарны хәрби хезмәттән азат итү турында"гы 2013 елның 26 сентябрендәге 732нче фәрманы нигезендә көзге чакырылыш үткәрелә. Республика чакыру комиссиясе утырышында белгеләп үтелгәнчә, быелгы чакырылышның үзенчәлеге шунда - билгеләнгән йөкләмәне вакытында, сыйфатлы һәм сан ягыннан үтәргә...

РФ Президентының "Россия Федерациясе гражданнарын 2013 елның октябрь-декабрендә хәрби хезмәткә алу һәм хәрби хезмәт үткән гражданнарны хәрби хезмәттән азат итү турында"гы 2013 елның 26 сентябрендәге 732нче фәрманы нигезендә көзге чакырылыш үткәрелә.
Республика чакыру комиссиясе утырышында белгеләп үтелгәнчә, быелгы чакырылышның үзенчәлеге шунда - билгеләнгән йөкләмәне вакытында, сыйфатлы һәм сан ягыннан үтәргә кирәк. Гаскәрләргә югары, урта махсус белемле һәм хәрби-исәп белгечлеге булган гражданнарны җибәрү күздә тотыла. Быелгы көздән законга үзгәрешләр кертелде - быелдан башлап РФ чикләрендә хезмәт иткән һәм соңрак, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан гражданнарыннан кала, РФ гражданлыгы алган гражданнар, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә тиеш.
Тагын бер яңалык - югары белемле гражданнарның сайлау хокукы бар - бер ел Кораллы көчләрдә хезмәт итү яки контракт буенча ике ел хезмәт итә. Гражданнар хәрби хезмәткә Үзәк, Көньяк һәм Көнбатыш округы гаскәрләренә җибәреләчәк. Районыбыздан аеруча әзерлекле егетләр Ногинск һәм Пенза шәһәрләрендә хезмәт итәчәк. Егетләрне ТР призыв пунктына хәрби комиссариат хезмәткәрләре озатачак. Алар кирәкле барлык әйберләр, шулай ук тиешле суммада акча салынган шәхси кәрәзле телефон белән тәэмин ителәчәк. Егетләргә хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев