Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Антоновкада клуб булырмы

Антоновкада гражданнар җыелышы булып узды, анда яшәүчеләр булачак социаль объектның урнашу урыны турында фикер алыштылар.

Республика программасында авылда социаль инфраструктураның яңа объектларын төзү өчен катгый шартлар күп. Шуларның берсе - әлеге торак пунктта яшәүчеләр саны.

Әмма аерым очракларда республика җитәкчелеге халыкның ихтыяҗын исәпкә ала. Мәсәлән, Мордва Каратае авылында яшәүче кешеләр аз булса да, безнең районда гына яшәүче уникаль халык икәнен истә тотып, күп функцияле үзәк төзелде. Ә бит бу авыл халкы бәйрәмне үткәрә алмаган гына түгел, хәтта тавыш бирер өчен бердәнбер ачык бина - фермага терлекче йортына барган вакытлар булган. Антоновкада, сүз уңаеннан, урамда, тукталыш янында тавыш бирәләр.

- Бюллетеньнәр җилдә тарала, сайлау комиссиясе әгъзалары һәрчак газаплана, халыкка да уңайсыз, - ди Антоновкада яшәүче Гөлфия Сафина.  

27 бала Рудник урта мәктәбендә укый һәм конкурсларда, акцияләрдә, башка мөһим чараларда актив катнаша. Моннан тыш, экологик җирлектә яшәүчеләр ел саен грант конкурсларында катнашып, үз эшләрен үстерүгә акча оталар. Нәтиҗәдә Антоновкада театр студиясе, чүлмәк һәм балта остаханәләре барлыкка килде. Ә «Егет мәктәбе» теләге булганнарны атта йөрергә өйрәнергә чакыра.

Антоновканың җирле халкы да актив позицияле. Авыл җирлеге депутаты Николай Дюсеев инициативасы белән авылда халык акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән гыйбадәтханә төзелде. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча биредә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга яңа обелиск һәм контейнер мәйданчыгы барлыкка килде. Дөрес, соңгысының урыны белән авыл халкы канәгать түгел. 

Ә менә Антоновкада яшәүчеләр өчен очрашыр урын юк. Чиркәүдә дә, шәхси йортларда да җыелыш үткәреп булмый, шуңа күрә проблемалы мәсьәләләр турында кышкы җилле көндә урамда фикер алышырга туры килде.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты булмау да мөһим мәсьәлә булып тора. Бу сорау гыйнвар аенда Красновидовода узган җирлек гражданнарының йомгаклау җыенында да күтәрелде.

Бу мәсьәләләр буенча фикер алышуга керешкәндә, җирлек башлыгы Александр Болтаков халыкка үзара салым программасы, урам юлларын ремонтлау планнары турында искәртте һәм булачак клуб өчен бергәләп урын сайларга кирәклеген итте.

Муниципалитетка караган берничә кишәрлек тәкъдим ителде. Клубтан тыш, бинада ФАП та урнаша алуын исәпкә алып, анда яшәүче барлык халык өчен дә уңайлы урында - Үзәк урамда булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Җыелышта катнашучылар әлеге тәкъдим астында имзалар җыйдылар. Әлеге урамда туры килә торган мәйдан зурлыгында җир бармы һәм анда төзелеш өчен чикләүләр юкмы икәне мәсьәләне җентекләп өйрәнгәннән соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев