Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз

Һәрчак шат күңелле, ачык йөзле һәм актив Марина Сорокина (сулдагы рәсем) муниципаль район башкарма комитеты оештыру бүлегендә алыштыргысыз хезмәткәр. Ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер, үзенә тапшырылган эшне намус белән үти. Ул әле өч бала әнисе дә. Моннан тыш, эштәге хатын-кызның вазыйфалары күп булуга карамастан, бу гаилә спорт белән дә актив...

Һәрчак шат күңелле, ачык йөзле һәм актив Марина Сорокина (сулдагы рәсем) муниципаль район башкарма комитеты оештыру бүлегендә алыштыргысыз хезмәткәр. Ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер, үзенә тапшырылган эшне намус белән үти. Ул әле өч бала әнисе дә. Моннан тыш, эштәге хатын-кызның вазыйфалары күп булуга карамастан, бу гаилә спорт белән дә актив шөгыльләнә. Алар барысы да төрле ярышларда катнаша. Гаиләдәге өч яшьлек уллары да җанатар булып, һәрчак әти-әнисе һәм апалары белән янәшә.
Һәрчак тыныч һәм ягымлы, йомшак тавышы белән күпләрне әсир итүче Эльвира Каюмова (уңдагы рәсем) да өч бала әнисе. Эльвира Миндил кызы эшенең күп булуына карамастан, кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул- иҗади шәхес, бу сыйфатны үз балаларында да үстерергә омтыла. Олы кызлары музыка белән шөгыльләнә. Кызларының үзенә охшаган юлны сайлавы да күп нәрсә турында сөйли. Димәк, гаиләдә бала фикеренә дә колак салалар, аларга тормышта үз юлларын мөстәкыйль сайлаганда ярдәм итәргә омтылалар. Уллары Булат та укытучыларын иҗади эшләнмәләр белән шатландыра.
Шулай килеп чыккан, Ольга Гришукова үз кызына гына түгел, сеңлесенә дә әни булган. Красновидовода аны кызына күбрәк игътибар бирде дип берәү дә әйтмәс. Алар бергә үскән, югары уку йортында да бергә укыган, Ольгага музейда чаралар үткәрергә бергәләп ярдәм иткән, бергә ял итеп, Россиядәге истәлекле урыннарны да бергәләп өйрәнгән. Ольга Гришукова авылның тарихын язучы да әле. Ул район газетасына Красновидово авылында яшәүче яхшы кешеләр, фронтовиклар, матур гаиләләр турында язучы актив хәбәрче дә. Һәр авылда да аның кебек кешеләр, туган авылын чын күңелдән яратучылар күбрәк булсын иде.
Шушы хатын-кызларны һәм барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Балаларыгыз бары тик яхшы хәбәрләр белән генә шатландырсын, чөнки аналар өчен иң мөһиме- аның баласы.

Олы Салтыктан Миләүшә Вәлиева, дүрт бала анасы: "Тормыш иптәшем Ирек белән гаилә корып яшәвебезгә быел 21 ел тулды. Гаиләбез түгәрәк, тату. Кызларыбыз Илзирә, Чулпан, Сиринә, Айзирә- иң зур байлыгыбыз, тормышыбызның мәгънәсе, яме. Юкка гына туй көнендә өегез балаларның шат авазыннан тынып тормасын, дип изге теләк теләмиләрдер. Аллага шөкер, балалар бер-берсенә булышып, хезмәт сөеп үстеләр. Инде өчесе Казан ВУЗларында югары белем ала, аларны ялларда сагынып көтеп алабыз. Төпчегебез Айзирә быел 9 сыйныфта укый. Әйтәсе килгәнем шул, яшь гаиләләр күп бала тәрбияләүдән курыкмасыннар, һәр бала үз ризыгы белән туа. Алар- тормыш чәчәге. Яшәешебезнең дә төп мәгънәсе, асылы акыллы, тәрбияле балалар үстерүгә нигезләнгән. Шагыйрь әйткәнчә, Ана-бөек исем, ә балалар- бәхет ачкычы. Барлык хатын-кызларга да Ана булу бәхете насыйп итсен".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев