Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр көне белән!

Бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан чын күңелдән чыккан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын кеше юк. Ул бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлек, күңел юмартлыгын һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә. Аның кайгыртуы һәм игътибарын гомер буена тоябыз. авыр вакытларда ярдәм сорап без нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәбез, аңа сыенабыз....

Бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан чын күңелдән чыккан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын кеше юк. Ул бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлек, күңел юмартлыгын һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә. Аның кайгыртуы һәм игътибарын гомер буена тоябыз. авыр вакытларда ярдәм сорап без нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәбез, аңа сыенабыз.
Балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге, димәк, имин киләчәгебез әниләрнең нәфис кулында.
Сез гаилә традицияләрен, җәмгыятебезнең әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклаучы. Һәр әни балалар сау-сәламәт, көчле, уңышлы, үз иленең чын гражданы булып үссен өчен күп көч һәм сабырлык куя. сез үзегезне ышанычлы һәм сакланган итеп тойсын өчен барлык шартларны булдыру җирле үзидарә органнарыннан алып хакимиятнең барлык дәрәҗәләре бурычы. Иң мөһиме - бала үсеп, өлкәнәйгәч тә ана мәхәббәтен гомерлеккә сакласын.
Кадерле әниләребез, зур мәхәббәтегез, безне аңлавыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Чын күңелдән сезгә бәйрәмне яраткан гаиләгез белән каршы алуыгызны, якыннарыгызның хөрмәтен һәм кайгыртуын тоюыгызны, бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез! Якыннарыгыз бары тик шатлык кына китерсен, сез биргән ярату өчләтә үзегезгә әйләнеп кайтсын.

И.Ф.Рамазанов
муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев