Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана йөрәге баласы өчен көенә дә, сөенә дә

Келәнче авылы егетләре хәрби һөнәр сайлаган. Алар – хәзерге вакытта илебезне саклаучы офицерлар. Бу турыда безгә җирлек башлыгы Дамир Кадыйров һәм офицерларның берсенең әнисе – авылның ветераннар советы рәисе Рәисә Хәсәнова сөйләде.

Газинур Хәсәнов 13 яшеннән тормышын армиягә бәйләгән. Ул үсмер чагында ук офицер булырга карар иткән. Аның үҗәтлегенә кызыгырлык. Авыл малае Суворов училищесына укырга кергән, чит телдә бер сүз белмәгән килеш инглиз телен өйрәнгән. Училищедан соң Казан артиллерия училищесына укырга кергән һәм аны кызыл дипломга тәмамлаган.

-Җиденче сыйныфтан өйдән чыгып китте һәм беркайчан да кайтам дип зарланганы булмады, - ди әнисе Рәисә Хәсәнова. – Улым белән горурланам, хәзер аңа 34 яшь, ул инде майор, 2012 елдан бирле даими рәвештә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, Донбассны яклады, Сириядәге сугышта катнашты, хәзер тынычлык  урнаштыру көчләре составында Әрмәнстан һәм Әзербәйҗан чигендә хезмәт итә.

Илшат Гатауллин – майор, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Аңа 35 яшь, ул инде Сирия сугышын узган, хәзерге вакытта Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

Илнур Зантимеровка 33 яшь, капитан, беренче көннәрдән үк Украинадагы СВОда катнаша.

Әнвәр Мөхәммәтҗанов – майор, Чечен сугышын үткән, хәзер Украинадагы хәрәкәтләрдә хезмәт итә.

Улларыбыз илебез йөзенә кызыллык китермиләр, авыр вакытта аның чикләрен саклыйлар.

Егетләр дүртесе дә гаиләле.

-Элек гарнизоннан гарнизонга күчкәндә, оныкларыбызны сумкага салып йөрттеләр, - ди Рәисә Хәсәнова. – Хәзер Динияр белән Мәдинә үзләре кирәкле әйберләрен биштәрләрендә йөртә. Әнвәрнең ике бала: малай һәм кыз, Илнурның да улы үсә. Илшат соңрак өйләнде, аларның да балалары булыр. 

Инде ун елдан бирле аналар йөрәге балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен сызлана. Без инде моңа күнеккән. Кичләрен, беркем дә күрмәгәндә, елап та алабыз. Уллары мобилизацияләнгән аналарны аңлыйбыз, алар моңа әзер түгел иде, аларга куркыныч, борчылалар.  Безнең бурыч – аларны тынычландыру, күңелләрендә өмет утын кабызу. Хәзер солдатларга ярдәм итү, аларга тапшыру өчен кирәкле әйберләрне җыю, җиңүгә һәм тизрәк әйләнеп кайтуга өметләндерү мөһим. Барысы да яхшы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев