Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар гомер буе руль артында

Бүген автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Район автотранспорт предприятиесе – “Бэркут” МУПның мөһим һәм җаваплы эш – район буенча мәктәпләргә укучылар илтү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләре турында сөйләргә телибез.

Предприятиедә 15 транспорт йөртүче эшли һәм бу якшәмбедә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Рәфкать Гыйләҗев – «Бэркут» МУП мәктәп автобусы йөртүчесе, предприятиедә 2006 елдан бирле эшли. Коллективтагы эш стажы 16 ел, ә машина йөртү стажы 40 елдан артык.

Рәфкать Хәбибулла улы гомере буе машина руле артында. Ул Кама Тамагы райбашкарма идарәсендә, май заводында шофер булып эшләгән, ә хәзер мәктәп укучыларын йөртә. Бу бик зур җаваплылык таләп итә, ләкин шактый тәҗрибәгә ия булганга, ул эшен бик яхшы башкара.

Рәфкать Гыйләҗев ЮХИДИ хезмәткәрләре оештыра торган “Кама Тамагы автобабае” бәйгесендә катнаша, машина йөртү осталыгын һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүен күрсәтеп, ярыш нәтиҗәләре  буенча инде икенче ел призер булуга иреште. 

Хезмәттәшләре аның турында уңай фикердә, ул коллективта олы хөрмәткә ия. Аңа 62 яшь,  өч кызы, ун оныгы бар.

«Бэркут» МУП директоры Радик Хәмидуллин: «Рәфкать Хәбибулла улы намуслы машина йөртүче. Ул һәрвакыт авыр минутларда хезмәттәшләренә ярдәмгә килә, игелекле һәм тәртипле, мондый кешегә балаларны йөртүне ышанып тапшырырга була», - диде.

Ул берничә тапкыр Кама Тамагы муниципаль район Советының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Быел Рәфкать Гыйләҗев Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Рәшит Зарипов балаларны Кама Тамагы, Антоновка һәм Кече Мәрәтхуҗадан Рудник урта мәктәбенә йөртә.

Рәшит Габделхак улы машина йөртүче булып 1982 елда Кама Тамагы авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлаган, «Бэркут» МУПта 9 ел –  2013 елдан бирле эшли, ә тармакта эш стажы – 40 ел.

Намуслы хезмәте өчен берничә мәртәбә җитәкчелекнең Рәхмәт хаты һәм Кама Тамагы муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «Шофер хезмәте җаваплы, тыныч түгел, әмма мин үз эшемне яратам, гомерем буе машина йөртүче булып эшләдем», - ди Рәшит Габделхак улы.

Рәшит Зарипов турында да хезмәттәшләреннән уңай фикерләр күп яңгырады. Ул квалификацияле белгеч һәм эшен төгәл башкаручы хезмәткәр, быел Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

«Бэркут» муниципаль унитар предприятиесенең тагын бер хезмәткәре Ислам Идрисов та машина йөртү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия.

Ислам Ибни улы 1985 елдан бирле шофер булып эшли, аның тармакта эшләү стажы 37 елдан артык, «Бэркут» МУПта 2007 елдан бирле эшли.

Хезмәттәшләре аны үз эшенең остасы булуы һәм эшкә җаваплы каравы турында әйтте.

Азат Талипов хезмәт стажын Кама Тамагы «Сельхозхимия» сендә 1982 елда машина йөртүче буларак башлаган. Аңа 61 яшь, шуның 40 елы – руль артында.

Азат Хәсән улы «Бэркут» МУПта 2008 елдан бирле эшли, бу аның хезмәт кенәгәсендәге икенче язма. Хәзер ул Кама Тамагы - Куйбышев Затоны – Кирельский – Ишем – Мордва Каратае – Сөйки маршрутында укучыларны мәктәпкә йөртә.

Предприятие җитәкчелеге аның үзен бик җаваплы һәм инициативалы хезмәткәр буларак күрсәтүен, яшь машина йөртүчеләрнең остазы булуын билгеләп үтә. Хезмәт коллективында ышаныч, хөрмәт һәм абруй казанган. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүгә Азат Талипов кандидатурасын оешма коллективы җыелышы тәкъдим иткән, бүләк аңа һөнәри бәйрәм уңаеннан тапшырылды.

Данил Садыйков хезмәт эшчәнлеген 1985 елда “1 Май” колхозында тракторчы буларак башлаган, озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән. 2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Данил Илһам улы мәктәп автобусын йөртә. Аның гомуми хезмәт стажы 37 ел, “Бэркут” предприятисендә 14 ел хезмәт куя. Итагатьле, әдәпле, хезмәт сөючән, пунктуаль, командада эшли белә – коллективта аның турында әнә шундый сүзләр әйттеләр. Ул Олы Салтык, Даныш, Шәпкә, Яңа Сала балаларын Олы Кариле урта мәктәбенә йөртә.

Җаваплы һәм намуслы хезмәте өчен Данил Илһам улы Кама Тамагы муниципаль район Советының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Хезмәте өчен ул быел Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Хәниф Хәсәнов өчен октябрь ае берничә бәйрәм белән әһәмиятле: 16 октябрьдә ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, тиздән һөнәри бәйрәме якынлаша. Моннан тыш, намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы, район территориясендә мәктәпкә укучылар йөртүне гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен һәм юбилее уңаеннан ул Кама Тамагы муниципаль район Советының Мактау грамотасына лаек булды.

«Бэркут» МУП машина йөртүчесе Хәниф Хәсәнов предприятиедә күптән түгел генә эшли, әмма шунда ук үзен яхшы яктан күрсәткән, элек ул озак еллар авыл хуҗалыгында йөк транспорты йөрткән.

Хәзер Чаллы һәм Балтачтан 12 укучы көн саен теләсә нинди һава торышында Олы Кариле урта мәктәбенә бара. «Эшләргә була, иң мөһиме – сәламәтлек борчымасын, дөньялар тыныч булсын”, - ди ул. Хәниф Хәмит улының 3 баласы: ике кызы һәм улы (хәрби офицер Газинур Хәсәнов турында күптән түгел генә яздык) бар.

«Бэркут» МУП директоры Радик Хәмидуллин газетага хәбәр иткәнчә, предприятиедә барлыгы 21 кеше эшли. «Коллективыбыз бердәм, һәркем мактауга һәм бүләкләнүгә лаек. Алар зур стажга һәм тәҗрибәгә ия булган һөнәриләр. Мин барлык хезмәткәрләребезне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!» - диде ул.

Коллективның бизәге – ике хатын-кыз: баш бухгалтер Наталья Сычева һәм диспетчер Светлана Володягина. Үзләре әйткәнчә, алар ир-атлар коллективында эшләргә күнеккән, шулай ук автобус йөртүчеләрнең бик культуралы, җаваплы булуы, алар белән эшләү җиңеллеге турында әйттеләр.

Предприятие директоры Радик Рафаил улы «Бэркут» МУПның иминлегенә аерым тукталды, ул тәүлек буе саклана, видеокүзәтү камералары эшли, сурәтләр яздырыла, объект көчәйтелгән сак астында. Шуңа күрә районда укучыларны мәктәпләргә йөртү даими контрольдә тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев