Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әгәр сезгә ришвәт тәкъдим итсәләр

Сезгә куелган шартларны игътибар белән тыңларга һәм төгәл истә калдырырга (сумма күләме, товар атамасы һәм хезмәт күрсәтү характеры, ришвәт бирү вакыты һәм алымы, коммерцияле җәлеп итү, мәсьәләне хәл итү эзлеклелеге һәм башкалар). Үзеңне аеруча сак, итагатьле, ялагайланмыйча тотарга, ришвәт яки коммерцияле җәлеп итү буларак яки аны алырга, яки баш тарту...

Сезгә куелган шартларны игътибар белән тыңларга һәм төгәл истә калдырырга (сумма күләме, товар атамасы һәм хезмәт күрсәтү характеры, ришвәт бирү вакыты һәм алымы, коммерцияле җәлеп итү, мәсьәләне хәл итү эзлеклелеге һәм башкалар).
Үзеңне аеруча сак, итагатьле, ялагайланмыйча тотарга, ришвәт яки коммерцияле җәлеп итү буларак яки аны алырга, яки баш тарту кебек аңларга мөмкин булуга юл куймаска. Ришвәт алу вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне киләсе очрашуга калдырырга, әлеге очрашу өчен сезгә яхшы таныш булган урынны тәкъдим итәргә тырышыгыз. Әмма артыгын кыланып ташламагыз. Ришвәт бирергә яки коммерцияле җәлеп итүгә ризалык биргән очракта сезнең мәсьәләнең хәл ителү гарантияләре турында кызыксыныгыз. сөйләшү вакытында инициативаны үз кулыгызга алмагыз, күбрәк тыңлагыз, ришвәт алучыга әйтеп бетерергә, сезгә күбрәк мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге бирегез. Сездән ришвәт алу турындагы хәбәр белән хокук саклау органы җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә, ришвәт алу яки коммерцияле җәлеп итү факты турында түбәндәгеләрне төгәл күрсәтеп, гариза язарга кирәк: урындагы затларның кайсы (ФИО, вазыйфасы, учреждение атамасы) ришвәт бирүгә яки коммерция структурасы вәкилләренең кайсы сатып алу гамәле кылуга этәрә, ришвәт суммасы һәм характеры, нинди гамәлләр өчен сездән ришвәт таләп ителә, ришвәтне кайчан, кайда һәм ничек бирә).
тулы мәгълүмат Кама Тамагы муниципаль районның рәсми сайтында:http://kamskoe-ustye.tatarstan.ru/rus/anticorrup.htm/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев