Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ачыкларга һәм хәл итәргә

Узган атнада "ОМС системасы кысаларында иминләнүчеләрнең хокукларын тормышка ашыру" темасына планда каралган түгәрәк өстәл үткәрелде. Аның эшендә "Ак Барс-Мед" иминләү компаниясе" ООО филиалы директоры Азат Әюпов катнашты. "Ак Барс-Мед" иминләү компаниясе" ООО белгечләре алдан медицина ярдәме күрсәтүдә анкеталаштыру үткәрде. 104 кешегә сораулар бирелде, шуның 97се табиблар кабул итү графигы, 90-...

Узган атнада "ОМС системасы кысаларында иминләнүчеләрнең хокукларын тормышка ашыру" темасына планда каралган түгәрәк өстәл үткәрелде.
Аның эшендә "Ак Барс-Мед" иминләү компаниясе" ООО филиалы директоры Азат Әюпов катнашты.
"Ак Барс-Мед" иминләү компаниясе" ООО белгечләре алдан медицина ярдәме күрсәтүдә анкеталаштыру үткәрде. 104 кешегә сораулар бирелде, шуның 97се табиблар кабул итү графигы, 90- регистратурада кабул итүне оештыру һәм лаборатория, УЗИ, ЭКГ, рентген кабинетлары эш графигы белән канәгать, сораштырылган 66 кеше табиблар пациентларга игътибарлы дип саный, 38 - ваемсыз кабул итүләрен раслый. 6 кеше медицина хезмәтләре өчен акча түләргә риза, 98е - каршы. Поликлиника эшен 49 кеше - 5 балл, 44 кеше - 4 балл, 10 кеше - 3 баллга бәяләгән.
Агымдагы елның 11 аенда иминләү компаниясенә 106 иминләнгән зат "Кама Тамагы ЦРБ" МБУЗ карата иминләнүчеләрнең хокукларын яклау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта көнүзәк мәсьәләләр дә ачыкланган. Азат Әюпов билгеләп үткәнчә, түгәрәк өстәл эшендә иң мөһиме проблемаларны ачыклау гына түгел, аларны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар планы да төзү.
Баш табиб Ильяс Миңневәлиев сүзләренә караганда, бүген дәвалау учреждениесендә чынлап та проблемалар бар, әмма алар хәл ителә. Декабрь аеннан хирургия бүлегендә тәҗрибәле табиб хирург Головкина Фаина Шамилевна эшли башлады. Кайбер пациентларга хирург операция ясаган да инде һәм алар дәвалау нәтиҗәсеннән канәгать калган. Бүлек мөдире Садыйк Ибраһимов эштән киткәннән соң да пациентларга хирургия ярдәме күрсәтелде. Өч табиб хирург: Павел Фирсов, Вячеслав Климчук, Хәлим Хәйруллин авыруларны кабул итеп, хирургия бүлегендә пациентларның дәвалануын контрольдә тотты. 2013 елда дәваханәгә тагын бер терапевт киләчәк, бүген поликлиниканы табиб-окулист белән тәэмин итү өчен актив эш алып барыла.
Кайбер кабинетларга чиратлар мәсьәләсе дә бәхәсле. Чынлап та, атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә поликлиникага пациентлар күп килә. Калган көннәрдә һәм төштән соң халык аз була.
Табиблар билгеләгәнчә, кабул итүдә пациентларны караганда документлар белән эшләүгә вакыт күбрәк китә. Иминләү полисына бәйлелек тә проблемалар тудыра.
Гомумән алганда, түгәрәк өстәл эше нәтиҗәле узды. Күтәрелгән проблемалар тикшерелеп кенә калмыйча, өлешчә хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев