Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абдулла Алишка 105 ел

А. Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Еллар узган саен, ул безгә якынрак була бара. А. Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр,...

А. Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.
Еллар узган саен, ул безгә якынрак була бара. А. Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язды. Балаларның иң яраткан язучысына әверелде.
А. Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру, аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәнү максатыннан, авылара үзәк китапханәдә Кама Тамагы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Сез Алишны беләсезме?" исемле әдәби кичәдә катнаштылар.
Әдәби кичәнең беренче өлешендә А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, ә икенче өлешендә рус төркемендә укучы балалар А.Алишның"Сертотмас үрдәк" әкиятен, ә татар төркемендә укучы балалар "Чукмар белән Тукмар", "Куян кызы" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Балалар тырышып әзерләнгән. Алар чын әкият геройлары булып уйнадылар, ә кигән костюмнары искиткеч гүзәл, килешле булды.
Кичәнең өченче өлешендә А.Алишка багышлап викторина - тест үткәрелде һәм күргәзмә белән таныштырылды.
Әдәби кичәне алып баруда катнашкан китапханә хезмәткәрләре Линара Ибәтуллина, Гөлнур Сәмәрханова һәм укучыларны чын әкият геройлары итеп таныткан татар теле укытучылары Сания Закирова, Лилия Шакированың өлешләре зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев