Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Закон бозмау арзанрак

2006 елның декабрендә район башкарма комитеты каршында 9 кешедән торган административ комиссия төзелә. Бүгенге көндә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов комиссия рәисе. Административ хокук бозу кодексы нигезендә комиссия 12 төрдәге административ хокук бозуларны карый. Аерым алганда: урамда сәүдәне оештыру тәртибен бозу, җир асты коммуникацияләрен карау кагыйдәләрен бозу, урам,...

2006 елның декабрендә район башкарма комитеты каршында 9 кешедән торган административ комиссия төзелә. Бүгенге көндә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов комиссия рәисе.
Административ хокук бозу кодексы нигезендә комиссия 12 төрдәге административ хокук бозуларны карый. Аерым алганда: урамда сәүдәне оештыру тәртибен бозу, җир асты коммуникацияләрен карау кагыйдәләрен бозу, урам, квартал эчендә яктырту кагыйдәләрен бозу, тышкы реклама урнаштыру кагыйдәләрен бозу, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзек-
ләндерү кагыйдәләрен бозу, транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозу. 2012 елда 18 утырыш үткәрелде, анда 101 эш каралды. Аларның күпчелеге төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга кагыла, барысы 81 эш. Болар нигездә каты көнкүреш калдыклары, сыек көнкүреш калдыкларын урамга түгү, милекчегә билгеләнгән территориядән тыш төзелеш материаллары өю, хайваннарның урамда иректә йөрүе, бина түбәләрен вакытында кардан, боз сөңгеләреннән чистартмау, машиналар йөри торган юлны кардан чистартмау. Шулай ук урамда сәүдә итү кагыйдәләрен бозу турында 15 эш, тышкы реклама урнаштыру тәртибен үтәмәү турында 5 эш каралды.
Административ комиссия-
нең тикшерү нәтиҗәләре буенча 37 урындагы һәм физик затка кисәтү белдерелде, 64 физик һәм урындагы затка 118500 сум штраф салынды. гомуми штрафлар суммасыннан 80300 сум түләтелгән.
Шәһәр һәм авыл җирлекләре бүленешендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу түбәндәгечә: Кама Тамагы штп - 26 очрак, Куйбышев Затон штп -14, Кирельск - 18, Олы Карамал - 5, Красновидово - 5 хокук бозу очрагы. Башка авыл җирлекләрендә 1-4 очрак ачыкланган.
Татарстан Республикасы экология министрлыгы ТУ Идел аръягы табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторлары төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 11 административ хокук бозу очрагын ачкан, аларга 2012 елның 1 августыннан ТР КоАП 3.6 маддәсе нигезендә җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзеклән
дерү кагыйдәләрен бозган өчен административ беркетмә төзү вәкаләтләре бирелде. Бу материаллар шулай ук тикшерү өчен административ комиссиягә җибәрелде.
Кыш башлану белән бина түбәләрендә карның күп булуы сәбәпле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы туа. Шуңа күрә хәзер кар һәм боз сөңгеләреннән чистарту буенча профилактик чаралар күрергә кирәк. Бина түбәләрен вакытында чистартмаган өчен урындагы һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартыла. Моның өчен урындагы затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, әгәр хокук бозу ел дәвамында тагын бер кабатланса 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Юридик затлар өчен штраф күләме 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр. Хокук бозу тагын бер кат теркәлсә 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр. Әлеге хокук бозуларны да административ комиссия карый.
Административ хокук бозуларны кисәтү административ комиссия алдына куелган төп бурычларның берсе һәм бу халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү. 2012 елда барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә җирлек территорияләрендә төзек-
ләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеп яңа кагыйдәләр эшләнде, ул район прокуратурасында хокукый анализ үтте. Халыкка җиткерү өчен кагыйдәләр җирлек башкарма комитеты биналарына, китапханә, мәдәният йортларына эленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев