Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Штрафны вакытында түлә!

"Югары Ослан" ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда ЮХИДИ штрафларын түләмәүче автомобиль йөртүчеләр күп икән. Штрафларның яртысын законда каралган срокларда түләмиләр. 2013 елның май аенда административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияне күздә тоткан РФ КоАП 20.25 маддәсенә төзәтмәләр кертелде. Шушы маддә нигезендә, штрафларны законда каралган срокларда түләмәгән өчен...

"Югары Ослан" ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда ЮХИДИ штрафларын түләмәүче автомобиль йөртүчеләр күп икән. Штрафларның яртысын законда каралган срокларда түләмиләр. 2013 елның май аенда административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияне күздә тоткан РФ КоАП 20.25 маддәсенә төзәтмәләр кертелде. Шушы маддә нигезендә, штрафларны законда каралган срокларда түләмәгән өчен түләнмәгән штраф суммасы ике тапкыр арттырылган күләмдә адлминистратив штраф салу, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Димәк, штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа административ штрафны да, шул ук вакытта алдагы штрафны да түләргә кирәк булачак. Административ кодекс нигезендә штраф салу турындагы карар үз көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарны яңадан карау өчен бирелгән ун көнне исәпкә алсак, штраф түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарылганнан соң 71 нче көненнән башлана. Шуңа күрә, күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен штрафны вакытында түләгез. Үз штрафларыгыз турында ТР ЮХИДИ рәсми сайтының штрафлар бүлегеннән белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев