Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Күңелсез хәлләр

18-24 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук тәртибе бозулар турында 35 гариза һәм хәбәр алынды. 18 февральдә район үзәгендә яшәүче узган елның июлендә ишекне җимереп аның йортына кереп 1050 сумлык милкен урлаулары турында гариза бирде. Оператив тикшерү вакытында әлеге җинаятьне кылучы кеше ачыкланды һәм җинаять эше кузгатылды. 21 февральдә...

18-24 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук тәртибе бозулар турында 35 гариза һәм хәбәр алынды.

18 февральдә район үзәгендә яшәүче узган елның июлендә ишекне җимереп аның йортына кереп 1050 сумлык милкен урлаулары турында гариза бирде. Оператив тикшерү вакытында әлеге җинаятьне кылучы кеше ачыкланды һәм җинаять эше кузгатылды.

21 февральдә Куйбышев Затон поселогында яшәүче ханым өйдәшенә исерек килеш аңа үтерү белән янавын хәбәр итте. Тикшерү эше алып барыла.

Административ хокук тәртибе бозган өчен барлыгы 53 административ (ЮХИДИ беркетмәләрен дә кертеп) беркетмә төзелгән. Шулардан 13е - җәмәгать урыннарында сәрхүшләнеп йөргән өчен, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 29 шофер җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев