Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр өчен җәза катгый булачак

Узган елның февраль аенда Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр ачыкланды. Операция республика һәм безнең райондагы хокук саклау органнары көче белән үткәрелде. - Җинаять эше төркемгә берләшмәгән берничә кешегә карата кузгатылды. 2015 ел дәвамында шушы җинаять эшләре эпизодлары буенча тикшерү алып барылды. Нәтиҗәдә узган ел көзендә гаепләнүчеләрнең берсенә карата...

Узган елның февраль аенда Кама Тамагы районында наркотиклар сату белән шөгыльләнүчеләр ачыкланды. Операция республика һәм безнең райондагы хокук саклау органнары көче белән үткәрелде.

- Җинаять эше төркемгә берләшмәгән берничә кешегә карата кузгатылды. 2015 ел дәвамында шушы җинаять эшләре эпизодлары буенча тикшерү алып барылды. Нәтиҗәдә узган ел көзендә гаепләнүчеләрнең берсенә карата суд булды, - диде район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, гаепләнүче 2010 елның февралендә шушы матдәнең 1 өлеше буенча хөкем ителгән булган. Ул вакытта аңа шартлы рәвештә ел ярымга җәза бирелгән иде. Бу юлы судта Кама Тамагы районы прокуратурасы зур күләмдә наркотик чараларны законсыз сату маддәсе буенча дәүләт гаепләве белән килеште. Алдан тикшерү барышында һәм суд утырышында гаепләнүче үз гаебен танымады, әмма шаһитләр күрсәтмәсеннән, шулай ук җинаять эше материалларыннан ул тулы күләмдә исбат ителде. Район суды карары белән гаепләнүче 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде, ул җәзаны каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Татарстан Республикасы Югары суды җинаять эшләре буенча суд коллегиясе гаепләнүченең апелляция шикаятен канәгатьләндермәде, суд карары үзгәрешсез калды.
- 2015 ел ахырында икенче җинаять эше буенча суд тыңлаулары башланды,- дип дәвам итте Фәнис Ринат улы. - Тоткарланучы зур күләмдә наркотикларны законсыз сату, берничә тапкыр урлау, җинаять эшчәнлегенә балигъ булмаганнарны тарту, белә торып урланган милекне сатып алу турында гаепләнә. 14 гыйнварда суд шаһитлардан сорау алуга кереште. Бу җинаять эшенең өч эпизоды аеруча авыр җинаятьләргә кагыла, алар буенча 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Тикшерү вакытында гаепләнүченең милкенә арест салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев