Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Хатын-кыз йөртүче эзләүдә булган машинада ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып йөргән

Казанның юл-патруль хезмәткәрләре эзләүдә булган кара төстәге Daewoo Nexia атомобилен күреп ала. Ләкин туктыйсы урында, руль артындагы хатын-кыз машинасының газына гына баса. - Әлеге машина эзләүдә иде, - дип аңлатма биргән Казанның ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полк командиры урынбасары Михаил Савин. - Патрульләштерү вакытында машина күреп алына һәм йөртүчесенә туктарга...

Казанның юл-патруль хезмәткәрләре эзләүдә булган кара төстәге Daewoo Nexia атомобилен күреп ала. Ләкин туктыйсы урында, руль артындагы хатын-кыз машинасының газына гына баса.


- Әлеге машина эзләүдә иде, - дип аңлатма биргән Казанның ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полк командиры урынбасары Михаил Савин. - Патрульләштерү вакытында машина күреп алына һәм йөртүчесенә туктарга боерыла. Ләкин ул әмергә буйсынмый.
Артыннан куып барып, Nexia машинасын Нариманов урамында юл читенә кысалар. Руль артында 38 яшьлек хатын-кыз, салонда - 24 яшьлек якын дусты һәм 18 яшьтәге улы була. Ир-атларның өлкәнрәге хокук сагындагыларга каршылык күрсәтә.

- Инспекторларның берсе хастаханәдә ята, - дигән Савин. - Сыну һәм башка төрле җәрәхәтләре бар.

Кайбер мәгълүматлар буенча, кызу канлы ир-атның моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган. Хәзер аны 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Ә инспекторлар фәрманына буйсынмаган хатын-кыз йөртүчене 800 сум күләмендә штраф көтә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев