Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

«Булгария» пароходындагы фаҗига турындагы эш Кама Тамагы район судында тикшереләчәк

Татарстан Республикасы прокуратурасы "Булгария" теплоходында 2011 елның 10 июлендә фаҗигале төстә һәлак булган 122 кешенең үлемендә гаеплеләргә карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады. Хөкем каршына "АгроРечТур" ООО директоры Светлана Инякина, "Российский Речной Регистр" ФГУ Кама филиалы Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе...

Татарстан Республикасы прокуратурасы "Булгария" теплоходында 2011 елның 10 июлендә фаҗигале төстә һәлак булган 122 кешенең үлемендә гаеплеләргә карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслады.

Хөкем каршына "АгроРечТур" ООО директоры Светлана Инякина, "Российский Речной Регистр" ФГУ Кама филиалы Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Дәүләт һәм диңгез- елга күзәтчелеге Идел идарәсенең Казан линия участогы җитәкчесе Ирек Тимергазиев һәм шушы ук бүлекнең баш инспекторы Владислав Семенов басачак.

Гаепләү заключениесен раслаганнан соң җинаять эше карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Кама Тамагы район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев