Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Ата-аналар җаваплы

Күптән түгел балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау буенча район комиссиясе утырышы булды. Анда үз балаларына тиешеле тәрбия бирмәгән, үзләренең ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өч гаилә эше тикшерелде. РФ Конституциясенең 38 маддәсе 2 бүлеге, РФ Гаилә кодексының 63,65 маддәләре нигезендә ата-аналар үз балаларын тәрбияләү өчен җаваплы. Ата-ана балаларның сәламәтлеге,...

Күптән түгел балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау буенча район комиссиясе утырышы булды. Анда үз балаларына тиешеле тәрбия бирмәгән, үзләренең ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өч гаилә эше тикшерелде.
РФ Конституциясенең 38 маддәсе 2 бүлеге, РФ Гаилә кодексының 63,65 маддәләре нигезендә ата-аналар үз балаларын тәрбияләү өчен җаваплы. Ата-ана балаларның сәламәтлеге, физик, психологик, рухи, әхлакый үсеше турында кайгыртырга тиеш.
Беренче очракта район үзәгендә яшәүче яшүсмер ике куян урлаган, нәтиҗәдә хуҗаларына 1500 сумлык матди зыян салган.
Икенче очракта комиссиягә даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы, шуның өчен берничә тапкыр административ җавапка тартылган, беркая да эшләмәүче, өченче баласын тудырырга җыенучы, Олы Яңасаладан ике бала анасы чакырылган иде. Әлеге ханым үзенең кечкенә ике баласын тәрбияләү белән шөгыльләнми, алар күзәтүчесез кала, балалар бакчасына йөрми.
Өченче очракта Кама Тамагыннан кичке сәгать 10нан соң өлкәннәрдән башка гына йөргән яшүсмер тоткарлана. Административ эш беренче тапкыр кузгатылган.
РФ КоАП маддәләре нигезендә ата-аналарның барысына да административ штраф салынды. Аларга кисәтү ясалды. Комиссия әгъзалары тагын бер кат ата-аналарның үз балалары өчен үрнәк булырга тиешлеген искәртте, балалар әти-әниләрен кабатлый, оясында ни күрсә, очканда шуны кылыр, диләр. Балаларның мондый гамәлләренең алдагы тормышларында, әйтик, укырга, эшкә урнашканда тискәре йогынты ясау куркынычы булуын аңлап җиткерми. Кечкенә гамәлләр тагын да зуррак җинаятькә этәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев