Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Акция үткәрелде

Полиция участок уполномоченныйлары имиджын арттыру һәм аларның позитив образын формалаштыру, аларга карата халыкның ышанычын тәэмин итү максатында муниципаль районда гражданнарның яшәү урыны буенча хокук тәртибен бозуларны кисәтү һәм юл куймау буенча «Таныш булыйк!» дип исемләнгән акция үткәрелде. Ул 2012 елның 20 декабреннән 20 гыйнварга кадәр булды. Акция вакытында социаль алдау...

Полиция участок уполномоченныйлары имиджын арттыру һәм аларның позитив образын формалаштыру, аларга карата халыкның ышанычын тәэмин итү максатында муниципаль районда гражданнарның яшәү урыны буенча хокук тәртибен бозуларны кисәтү һәм юл куймау буенча «Таныш булыйк!» дип исемләнгән акция үткәрелде.

Ул 2012 елның 20 декабреннән 20 гыйнварга кадәр булды. Акция вакытында социаль алдау буенча , бигрәктә өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар биреп, аңлату эше үткәреп, полиция участок уполномоченныйларының визит карточкаларын тапшырып, гражданнар янында булдылар. Акция үткәргән вакытта Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 119 маддәсе (Куйбышев затон шәһәр тибындагы поселокта үтерү белән янау) һәм Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 267 маддәсе (Тәмтедә чит кеше милкен юк итү) нигезендә җинаять кылган 2 кеше ачыкланды. Шулай ук миграция исәбенә алуны бозган өчен 4 закон бозу очрагы ачыкланды. Полиция участок уполномоченныйларының 1792 визит карточкасы таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев