Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Зәй янында фаҗигага тарыган автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаган

Тикшерү әлеге автобусның шәһәрара кеше ташуга хокукы барлыгы-юклыгын ачыклый. (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Башлангыч фаразлар буенча, Зәй янында үлем фаҗигасенә китергән автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаганлыгын "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде. Автобус йөртүчеләре руль артында бер-берсен һәр 4 сәгать саен...

Тикшерү әлеге автобусның шәһәрара кеше ташуга хокукы барлыгы-юклыгын ачыклый.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Башлангыч фаразлар буенча, Зәй янында үлем фаҗигасенә китергән автобус фирмасының балалар йөртүгә лицензиясе булмаганлыгын "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.

Автобус йөртүчеләре руль артында бер-берсен һәр 4 сәгать саен алыштырып барырга тиешләр. Әмма тикшерү бу алай эшләнмәгән дип фаразлый. Тикшерү әлеге автобусның шәһәрара кеше ташуга хокукы барлыгы-юклыгын ачыклый.

Тикшерү органнары "Евразия автовокзаллар корпорациясе" компаниясе генераль директорын сак астына алуга карата судка мөрәҗәгать итә. Иртәгә Зәй шәһәр суды тикшерү мөрәҗәгатен караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев