Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Зәй районындагы юл һәлакәтендә һәлак булган биш кешенең шәхесе ачыклаган

Әлеге фаҗига буенча җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаментына тапшырылган. (Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгендә һәлак булучыларның шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрелә: хәзерге вакытта биш мәетнең шәхесе ачыкланган. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте. Якын араларда, видеорегистраторлардагы мәгълүмат...

Әлеге фаҗига буенча җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаментына тапшырылган.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгендә һәлак булучыларның шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрелә: хәзерге вакытта биш мәетнең шәхесе ачыкланган. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте.

Якын араларда, видеорегистраторлардагы мәгълүмат кулланып, комплекслы автотехник һәм компьютер экспертизасы үткәреләчәк. Автобус йөртүченең балигъ булмаганнарны гомуми пассажирлар исемлегенә кертү сәбәпле, башта ике һәлак булган бала турында хәбәр килде. Хәзерге вакытта исә дүрт балигъ булмаган кешенең юл-транспорт һәлакәте корбаны булганы ачыкланды.

Фаҗига 2 июль төнендә Әлмәт - Зәй юлының 52 чакрымында була. Анда автобус йөртүче "МАН" йөк машинасына килеп керә. Соңгысын "КамАЗ" автомобиле каты чылбырда тартып барган була. Бәрелүдән соң, автобус әйләнә һәм яна башлый. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 автобус пассажиры һәлак булган, тагын 12 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә урнаштырылган. Эчке эшләр министрлыгының республикадагы Баш Тикшерү идарәсе "Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк үлем китереп чыгару" маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Россия Эчке эшләр министры урынбасары - министрлыкның Тикшерү департаменты башлыгы, юстиция генерал-майоры Александр Романов кушуы буенча, җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү департаментына тапшырылган. Тикшерү өчен аерым төркем булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев