Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Йөк машинасыннан төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән

Әлеге һәлакәт кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган. Олы юлда барганда авыр йөк машинасы "Вольво"ның арткы сул тәгәрмәче төшеп кала. Очып чыккан көпчәк башта туктап торган "Шевроле Круз", машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә. Алган җәрәхәтләрдән 3 яшьлек малай шунда ук җан бирә. Аның...

Әлеге һәлакәт кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган.

Олы юлда барганда авыр йөк машинасы "Вольво"ның арткы сул тәгәрмәче төшеп кала. Очып чыккан көпчәк башта туктап торган "Шевроле Круз", машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә.

Алган җәрәхәтләрдән 3 яшьлек малай шунда ук җан бирә. Аның тән җәрәхәте алган 39 яшьлек әтисе хастаханәгә озатыла. Кайбер мәгълүматлар буенча, өч кешелек гаиләнең Татарстаннан Хакасиягә барышы булган. Кафега туктап, тамак ялгап алырга булганнар. Әни кеше кафега кереп киткән, әтисе белән улы бәдрәфкә барып килергә булган. Менә шул вакытта яннарыннан хәвефле машина узып киткән дә инде.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев