Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашырга килүчеләрне филармония бинасы сыйдыра алмады+ФОТО

17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы хушлашу чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә. Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән йорт - Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу булды. Җырчы...

17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы хушлашу чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә.

Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән йорт - Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу булды. Җырчы белән бәхилләшергә күршеләре чыкты.

Филармония бинасында татар халкының күренекле җырчысы белән хушлашу чарасында Татарстан республикасы җитәкчелеге, Әлфия Авзалованың туганнары, якыннары, якташлары, танылган артистлар, җырчының иҗатын сөючеләр катнашты, сәхнәдән матур, җылы сүзләр әйтелде. Кешеләрнең күзләрендә - яшь, кулларында чәчәкләр иде. Кызы Зөлфия ханым әйтүенчә, җырчы: "Үлгәч, мине матур итеп бизәгез, минем белән халкым хушлашсын", - дип әйтеп калдырган.

Әлфия Авзалованың тамашачылары аны соңгы юлга алкышлар белән озатты.

Әлфия Авзалова 84 яшендә 15 июньдә вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев