Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Яман кеше иң элек туганы белән бозылышыр

Чәчләр үрә торырлык торырлык җинаять эше белән танышып чыккач, әлеге мәкаләнең дөреслегенә кабат инанасың. Үзеннән-үзе «Ничек шулай була ала»,-дигән сорау туа. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша әледән-әле үтерү очраклары, гаиләләрдә, туганнар арасындагы кансызлык турында еш ишетергә туры килә. Язманың мәгънәсе шунда- якын кешеләр арасында гайре табигый, туганнарга хас булмаган катлаулы, фаҗигага...

Чәчләр үрә торырлык торырлык җинаять эше белән танышып чыккач, әлеге мәкаләнең дөреслегенә кабат инанасың. Үзеннән-үзе «Ничек шулай була ала»,-дигән сорау туа.

Массакүләм мәгълүмат чаралары аша әледән-әле үтерү очраклары, гаиләләрдә, туганнар арасындагы кансызлык турында еш ишетергә туры килә. Язманың мәгънәсе шунда- якын кешеләр арасында гайре табигый, туганнарга хас булмаган катлаулы, фаҗигага китергән мөнәсәбәтләр укучыларыбызга гыйбрәт булсын.

Бар табигать чәчәк аткан быелның 18 май көнендә Куйбышев Затон поселогында күпфатирлы йортларның берсендә канлы вакыйга була.

1982 елгы гражданка Г. кичке сәгать 4.00 һәм 6.00 арасында исерек хәлдә гражданин Р. белән ызгыш вакытында аның сул як иңбашына һәм калак сөяге турысына кимендә ике тапкыр пычак белән кадый. Каты яралануы, үпкәгә көчле зыян килү сәбәпле, гражданин Р.шунда ук үлә.

Ә хәзер барысы турында тәфсилләбрәк.

17 май көнне сәгать 11.00дә гражданка Г. үзенең кечкенә улы белән Затонга килә. Биредә аның әбисе һәм энесе яши. Г. башта үзенең дус кызына бара, анда джин-тоник эчеп, шактый гына исерә. Кичке сәгать 8.00 тирәсендә Кама Тамагыннан өйдәше килеп, малайны үзе белән алып китә. Төнге 11.00дә Г. төн кунарга икенче иптәш кызы Н. янына китә.

Икенче көнне төштән соң дус кызлар ниһаять Г.ның әбиләренә юнәләләр. Юлда алар Г.ның энесе Р.ны очраталар. Ул шактый гына салмыш була. Урамда ук апалы-энеле туганнар арасында тавыш чыга. Сәгать 17.30да алар өчесе дә әбиләренең фатирына керәләр. Шунда фаҗигале хәл була да инде. Апасы энесенең ярасыннан саркыган канны күреп, куркуга кала һәм полициягә шалтыратып, энесенең үз-үзенә пычак белән кадавы турында хәбәр итә. Иптәш кызы бу вакытта ашыгыч ярдәм чакырта. Гражданка Г. шулай ук өйдәшенә шалтыратып, энесенә пычак белән кадавы турында әйтә. Ашыгыч ярдәм фельдшеры гражданин Р.ның үлгән булуы турында хәбәр итә. Г. үзенең гаебен таный.

Бу хәлләр барысы да күргәннәреннән аптырап, нишләргә дә белмичә катып калган әбиләре күз алдында бара. Полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре әбинең бары: "Ул аны үтерде!"-дип гаҗизләнеп кычкыруын ишетәләр.

Район прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 5 августта суд була. Суд карары буенча, гражданка Г. РФ ҖКның 105 нче маддәсе, 1 нче бүлеге буенча җинаять эше кылган, бу- үтерү, ягъни икенче кешене аңлы рәвештә үлемгә дучар итү. Үз гаебен тануын һәм кечкенә баласы булуны, җинаятьнең исерек халәттә башкаруын исәпкә алып, суд гражданка Г.ны 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм гомуми режимлы колониягә озатырга дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев