Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ташкабак белән кыяр тозлау ысулы

Бакчада ташкабакның котырып үскән чагы. Кыярлар да байтак. Шулай икән, уңышны әрәм итмичә, эш итеп куйыйк!

Кирәк булачак: 3 литрлы банка өчен 2 кило кыяр, 1 кило ташкабак, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 литр су, 6 түгәрәк борыч, 3 канәфер бөресе, 4 теш сарымсак, 1 башлы суган, кечерәк ике керән яфрагы, укроп зонтигы.

Банканы юып, 4 минут дәвамында стерильләштерәбез. Суган һәм сарымсакны юып, сарымсакны – бөтен килеш, суганны озынчарак итеп турап салабыз. Стерильләштерелгән банкага укроп зонтигы, керән яфраклары, сарымсак, суган, түгәрәк борыч, канәфер салабыз. Кыяр һәм ташкабакны юабыз. Ташкабакны (зуррак булса – эчен-тышын чистартып, яшь булса – шул килеш кенә) боҗралап турыйбыз. Барысын бергә банкага тыгыз итеп урнаштырабыз.

Су кайнатып чыгарабыз һәм кыярлы-ташкабаклы банкага коябыз. 7 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә бушатабыз. Шуңа тоз, шикәр комы һәм аш серкәсе өстәп, тагын кайнатып чыгарабыз.

Инде хәзер әзер маринадны кыяр һәм ташкабак тутырылган банкага коябыз. Тимер капкач белән ябып, астын-өскә әйләндерәбез һәм җылы әйбергә төреп, бер тәүлек тотабыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X