Суган утырту серләре
Суганны су киткәч үк утырт, дигән гыйбарә бар. Әмма бик иртә утыртырга тырышудан да мәгънә юк, югыйсә көпшә җибәрергә мөмкин. Моның өчен иң яхшы вакыт– май башлары.
- Орлык суганының уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз.
- Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак үскән түтәлләргә утырту яхшы.
- Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.
- Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев