Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сарымсактан бушаган түтәлгә нәрсә утыртырга?

Сарымсак җәй урталарында өлгерә, аны алгач түтәл бушап кала. Бу урынга яшел тәмләткечләр, укроп, петрушка, салат яки пекин кәбестәсе утыртып куярга була. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Сарымсак урынына редис, дайкон, ачы торма, шалкан да утыртып була. Алар көзгә кадәр өлгерә. Җәй уртасында утырткан редис уклар җибәрми. Җәй утырткан ачы торма көзен озаграк саклана.

Кайсыбер бакчачылар сезон уртасында кыяр да утырта әле. Бу очракта иртә өлгерә торган сортларны чәчәләр.

Сарымсак урынына яшел борчак утыртып өлгертергә була. Баллы сортларны кышка консервлап әзерләргә дә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев