Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Җиләге дә, яфрагы да файдалы

Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә.

Салкын тигәндә, кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15–20 минут төнәтергә һәм сөзәргә кирәк. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2–3 мәртәбә икешәр стакан эчәсе. Ютәл булганда, төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгарып, баштан сөлге белән капланып, шуның парын суларга кирәк. Процедураны көнгә 2–3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясау әйбәт.

Тамак төбе авыртса, кура җиләге серкәсе белән чайкарга киңәш ителә. 2 стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салып, 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерильләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.

Тонзиллит кискенләшсә, авыз эчен кура җиләге согы белән чайкатырга кирәк. Аны көнгә өч мәртәбә кабатлыйсы. Кура җиләге согы авыртуны баса, шешне бетерә.

Кура җиләге хатын-кызлар өчен файдалы. Ул кан агуны туктата, күрем вакытында авыртуны киметә. Йөкле хатыннарга да чама хисен онытмыйча, кура җиләге ашарга киңәш ителә. Бу җиләк фолий кислотасы, тимергә бай. Ул карында бала дөрес үссен, анемия булмасын өчен кирәк. Кура җиләгеннән ясалган морс, компот йөклелекнең беренче аенда токсикозны бетерә, эч кибүдән саклый.

Кура җиләге яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми.

Гипертония булганда, тигез күләмдә кура җиләге белән яфрагын алып, 2 аш кашыгы күләмендә 1,5 стакан кайнар суга салалар. Сүлпән утта 4–5 минут кайнаткач, 1 сәгать төнәтеп, сөзәргә кирәк. Төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, көнгә ике-өч мәртәбә 1–2 стакан эчәсе. Кура җиләге инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә дә файдалы.

Баш авыртса, дару эчкәнче, 1әр стакан кура җиләге ашарга киңәш ителә.

Кура җиләге А витаминына бай, күз күремен яхшырта, тиренең картаю процессын акырынайта. Организм яхшырак эшкәртсен өчен, аны эремчек яки каймак белән ашарга киңәш итәләр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/87545/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев