Һаваны чистартучы 5 гөл
Хәзер өебездәге һаваны чистарту өчен нинди генә җайланмалар юк. Әмма кайбер гөлләр һаваны бер дә алардан ким чистартмый икән. Белгечләр әлеге гөлләр һәркемнең өендә булырга тиеш дип саный.
🌿Алоэ кислород күләмен арттыра, углекислый газны һәм формальдегидны йота. Бер алоэ тугыз биологик чистарткычка тиң дип санала.
🌿 Фикус нәзберек түгел, шуңа аны үстерү дә күп көч таләп итми. Ул шулай ук – формальдегидтан чистартучы иң шәп чара. Әмма аның яфраклары агулы булу сәбәпле, кечкенә балалары һәм йорт хайваннары булганнарга сак эш итәргә кирәк.
🌿 Хлорофитум – яктылык аз булганда да фотосинтезга сәләтле үсемлек. Токсин, формальдегид, стирол һәм шулай ук бензин исләрен яхшы йота. Бер үсемлек 200 квадрат метр мәйдандагы һаваны чистартырга сәләтле.
🌿 Сансаверия һаваны токсиннардан чистарта, кислородны төнлә җитештерә.
🌿 Спатифиллум химик токсиннардан котылырга ярдәм итә, хәтта һаваданы формальдегид, трихлорэтиленнан да чистарта.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев