Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гыйнвар аена халык сынамышлары

Халык электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаган. Гыйнвар хакында да алар шактый. Әлеге сынамышларга күз салыйк әле.

Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.

Гыйнварда боз сөңгеләре күп икән, яхшы уңыш көт.

Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы — март салкын.

11 гыйнварда көн аяз һәм җылы булса, иртә яз билгесе.

14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.

15 гыйнварда төшкән томан көчле суыклар хакында искәртә.

18 гыйнвар төнендә йолдызлар күп була икән, суыкларга ишарә.

19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булыр, ел яхшы килә.

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр.

25 гыйнвар кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев