Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре ахырына якынлаша

Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау тулысынча тәмамланган, күпьеллык үләннәрне тырмалау Ленин исемендәге хуҗалыкта гына калган, уҗым культураларын тырмалау ахырына якынлаша. Уҗымнарны тукландыру тулысынча төгәлләнгән, "Красный Восток" хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Сабан культураларын чәчү 11324 гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән...

Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау тулысынча тәмамланган, күпьеллык үләннәрне тырмалау Ленин исемендәге хуҗалыкта гына калган, уҗым культураларын тырмалау ахырына якынлаша.

Уҗымнарны тукландыру тулысынча төгәлләнгән, "Красный Восток" хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Сабан культураларын чәчү 11324 гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр - 8396 гектар. Болар планда каралганнарның 49 һәм 68 проценты. Мәйданнарның күбесен арпа (4043 гектар), сабан бодае (2455) һәм борчак (1380) алып тора. Моннан тыш, солы, бөртеккә кукуруз, берьеллык үләннәр, силоска кукуруз һәм көнбагыш чәчелә. Ике бүлекчәдә уҗымнар өстәп чәчелгән. Олы Кариле һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Варварино игенчеләре сабан бөртеклеләрен чәчүне тәмамлады, Иске барыш һәм Олы Бортас бүлекчәләре игенчеләре чәчүне тәмамлауалданда тора. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре басуларында 28 чәчү агрегаты эшли, шулардан икесе - «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кирельск һәм Карамал бүлекчәләрендә ике сменалап эшли. Һава торышы да моңа ярдәм итә, шуңа күрә аның һәр сәгатен, һәр минутын һәм секундын мөмкин булганча максималь файдаланып, язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев