Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңгыр сорама, уңыш сора

Бу мәкаль быелгы чәчүдә аеруча көнүзәк, шулай да районда 2022 елда мул уңыш алу өчен барлык шартлар да булдырылган.

- Яхшы уңыш алу өчен бүген барысын да эшләү мөһим, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Илнар Исмәгыйлев. - Әлегә хәлләр начар түгел: дым бар, уҗымнарның торышы яхшы. Уңай нәтиҗәгә өметләнәбез. Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уҗымнарны йөз процент тукландырдылар. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнде.

18 майга район буенча 19423 га мәйданда чәчү эшләре башкарылган, бу планлаштырылган эшләрнең 53% ын тәшкил итә. "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ кырларында планлаштырылган мәйданнарның 54%ында чәчелгән – 16 750 га «Олы Кариле» АҖ механизаторлары 1308 гектарда чәчкән, бу планның 59% ын тәшкил итә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында 1365 га эшкәртелгән - бу 43 %.

"Август-Кама Тамагы" басуларында 15 чәчү агрегаты эшли. Механизаторларның эше ике сменада, туклану оештырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең ягулык-майлау материаллары һәм ашламалары җитәрлек – 1 гектарга 115 кг ашлама бар, «Олы Кариле» АҖда – 1 гектарга 43 кг ашлама. Механизаторлар бер сменада эшлиләр. Райондагы барлык фермерларның да үз авыл хуҗалыгы техникасы бар. Язгы кыр эшләрен алар үз көчләре белән башкара.

- Барысы да план буенча бара, әмма һава торышы үз төзәтмәләрен кертә, - ди Илнар Исмәгыйлев. – Кичә (17 май - ред.) механизаторлар әле кырларга чыга ала  иде, ә бүген инде юк. Чәчүне төгәлләү өчен бер атна вакыт кирәк, әмма ул яңгырсыз булырга тиеш. Авыл халкы кояшлы һава торышын бик көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев