Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюның уңышы техникадан бигрәк хезмәтчәннәргә бәйле

3 август көнне 12 комбайнчы бөртеклеләрне урып җыюга керешкән иде.

Балтачтан Дамир Гайнуллин авыл хуҗалыгында 1989 елдан бирле хезмәт куя. “Август-Кама Тамагы” предприятиесе оешуга, беренче көннәрдән бирле биредә эшли.

Балчыклыдан тәҗрибәле механизатор Фәнис Зәйнуллин тармакта 40 елга якын эшли, энесе Рамил белән алар туган авылларында “Искра” колхозыннан алып “Татагролизинг”ның Бортас бүлекчәсенә кадәр авыл хуҗалыгы үсешенең барлык этапларын узганнар. Хәзер алар икесе дә “Август-Кама Тамагы”нда эшли.

Иске Барыштан Шамил Нуруллин тармакта 1985 елдан бирле эшли. Мәктәптән соң, автотранспорт техникумын тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, туган авылындагы “Уңыш” колхозында эшли башлаган. Бу еллар эчендә киң профильле механизаторга әверелгән.

Балчыклыдан Илшат Вәлиев шулай ук тәҗрибәле механизатор. Заманында бүлекчә җитәкчесе Ислам Шаһиев без корреспондентларны үз кырлары буенча йөртеп, тәҗрибәле, ышанычлы кадрларның әһәмиятле булуын аңлап, һәр тракторчы, һәр комбайнчы үзенең хуҗалыкка никадәр кирәк һәм мөһим булуын тойсын өчен, авыл хуҗалыгы эшләрендә мәшгуль булган һәр механизатор турында язуыбызны үтенә иде.

Кадет мәктәбе педагогы Ирек Гобәйдуллин балачактан әтисенә комбайнда ярдәм иткән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Кукмара егете юллама буенча безнең районга җибәрелгән һәм кадет мәктәбе оешкан көннәрдән бирле шунда эшли.

-Комбайнда эшләү – яраткан шөгылем. Мин техника эшен яратам. Комбайнга утыргач, балачак хатирәләре яңара. Мәктәп эше буенча ял иткән чорда бик теләп басуда урып-җыюда эшлим, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев