Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю язын дәвам итәчәк

Бөртеклеләр уңышы мул булу сәбәпле, көнбагышның бер өлеше җыелмыйча басуда калган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда әлеге культураны чәчелгән мәйданнарның өчтән бер өлешеннән генә җыеп өлгергәннәр. Кырларда 6000 гектарга якын мәйданда җыелмаган көнбагыш калган.

“Олы Кариле” ҖЧҖда вәзгыять яхшырак, биредә мәйданнарның өчтән ике өлеше җыелган. Хуҗалык 375 гектар мәйдандагы көнбагышны язга калдырган.

Зур предприятиеләрдән тыш, бу культураны фермерлар да чәчә. Дүрт КФХ чәчелгән мәйданның 40 процентыннан көнбагышны җыеп өлгергән, язгы урып-җыюга 295 гектар мәйдан калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев