Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю алдынгылары алышынды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе районда урып-җыю эшләре барышы турында дүртенче бюллетень чыгарды.

Ашлык суктыруда мәшгуль комбайнчылар арасында хәзер “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖдан Дмитрий Куприянов алдынгылыкта. Ул “РСМ-161” комбайнында эшли, урып-җыю башланганнан бирле 1735 тонна  ашлык суктырган.

Икенче урында Олег Захаров. Аның 25 августка күрсәткече – 1729 тонна ашлык. Ул үзе Аксубай районыннан, инде икенче ел җәйге чорда “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖда эшли.

Алдынгылар өчлеген “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖдан Рифат Гыйлметдинов төгәлли, атна башына ул 1721 тонна ашлык суктырган.

Басу батырларыннан Сөйкидән яшь комбайнчы Николай Удачин (1636 тонна) һәм узган атна алдынгылары – Рөстәм Сәйфиев (1516 т) һәм Тәлгать Баһаветдинов (1617 т) та калышмый. Алдынгылар унлыгына шулай ук Василий Белов (1570 т), Александр Федьков, Радик Гаффаров һәм Мөдәрис Минһаҗев керде. Алар барысы да “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев