Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак хроникасы

Узган сишәмбедә уракта катнашучыларны матди кызыксындыру турындагы положение таләпләрен үтәгән комбайнчыларга чираттагы тапкыр премия тапшырылды. Узган өч көндә игеннәрне урып-җыюда 12 кеше яхшы эшләде. Болар -- Ришат Хәмидуллин, Искәндәр Ганибаев, Рафаэль Җиһаншин, Илдар Галимҗанов, Алексей Куликов, Владимир Митрофанов, Илгиз Гыйззәтуллин, Хәбир Насыйбуллин, Марат Миңнуллин, Мөдәрис Минһаҗев һәм Фаяз Бакиров. Мөдәрис...

Узган сишәмбедә уракта катнашучыларны матди кызыксындыру турындагы положение таләпләрен үтәгән комбайнчыларга чираттагы тапкыр премия тапшырылды.

Узган өч көндә игеннәрне урып-җыюда 12 кеше яхшы эшләде. Болар -- Ришат Хәмидуллин, Искәндәр Ганибаев, Рафаэль Җиһаншин, Илдар Галимҗанов, Алексей Куликов, Владимир Митрофанов, Илгиз Гыйззәтуллин, Хәбир Насыйбуллин, Марат Миңнуллин, Мөдәрис Минһаҗев һәм Фаяз Бакиров. Мөдәрис өченче премиясен алды инде, ә Фаяз - икенче премия генә түгел, ул бу юлы күчмә флагка да лаек булды (рәсемдә). Бу көнне урып-җыю эшләре сыйфатын билгеләүче комиссия «Кама Тамагы» АХПның Тәмте, Бортас, Келәнче һәм сөйки бүлекчәләре һәм Ленин исемендәге хуҗалык басуларында булды. Бу көнне билгеләп үтелгән кимчелекләрдән ашлык ташуда тоткарлык булуын әйтеп үтәргә кирәк. Ленин исемендәге хуҗалыкның Бортас белән чиктәш басуына комиссия айнур Закиров идарә иткән «Мега» комбайны янына килеп туктады.

-Нәрсә булды?- дип сорыйбыз аңардан.

-Машина юк.

-Күптәнме?

-Күптән.

Комиссия әгъзалары комбайнны карады. Бункер тулып кына калмаган, аңардан ашлык җиргә коела иде. Комбайн басу кырыеннан өч-дүрт метр ераклык туктап калган. «Барып җитәрсен дигән идем, -ди Айнур, - булмады». Шул ук сәбәп буенча тагын ике комбайн туктаган иде. Тагын бер кимчелек - биредә комбайнчыларны басуда ашатмыйлар һәм алар төшке ашка өйләренә кайтып йөрергә мәҗбүр. Ә бу күп вакыт ала, кызу урак өстендә моңа юл куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев