Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәҗрибәсе ярдәмгә килгән

Виталий Григорьев танылган комбайнчы. Ул хезмәттәшләре арасында елның-елында беренчелекне бирми иде. Ә менә быел аңа уңыш елмай торды. Бөртеклеләрне урып-җыю башланыр алдыннан аның "Акрос"ына кирәкле запчастьләрне озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә ул басуга соңга калып чыккан. Әмма, кем әйтмешли, тәҗрибәсе ярдәмгә килгән. Виталий санаулы көннәр эчендә урак лидеры Данил...

Виталий Григорьев танылган комбайнчы.

Ул хезмәттәшләре арасында елның-елында беренчелекне бирми иде. Ә менә быел аңа уңыш елмай торды. Бөртеклеләрне урып-җыю башланыр алдыннан аның "Акрос"ына кирәкле запчастьләрне озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә ул басуга соңга калып чыккан. Әмма, кем әйтмешли, тәҗрибәсе ярдәмгә килгән. Виталий санаулы көннәр эчендә урак лидеры Данил Төхвәтуллинны куып җитә язган. 13 августка шартлы комбайнга күчереп исәпләгәндә аның күрсәткече икенче. Бу көнне башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов АХП җитәкчесе Рамил Каюмов белән бергә басуларны карап, 350 тоннадан артык ашлык суктырган комбайнчыларга премияләр тапшырды. Әлеге йөкләмәне башкарып чыккан 18 комбайнчы арасында 417 тонна ашлык суктырган Виталий Григорьев та бар. Шуның өстенә соңгы дүрт көндә Виталий Михайлович 83 тонна ашлык суктырган, бу аның хезмәттәшләре күрсәткеченнән шактыйга артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев