Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техника язгы чәчүгә әзер

Чәчү алдыннан республиканың авыл хуҗалыгы министры язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты.

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәветдинов килде.

Район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә алар Олы Салтыктагы ашлык хуҗалыгын, Уразлинодагы җитештерү участогын карадылар һәм үзәк офисның машина-трактор паркында үзара тикшерү өчен куелган техниканың әзерлеген бәяләделәр.

Марат Җаббаров Олы Салтыктагы заманча ашлык саклау урыннарын уңай бәяләде һәм район активы белән очрашты. Марат Азат улы республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыятьне сурәтләде, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә дөньяда барган сәяси вәзгыятьнең зур йогынты ясавы турында искәртте һәм җирлек башлыкларына фермерларны, ШЯХ хуҗаларын республикадан грант ярдәме алу эшенә актив җәлеп итәргә киңәш итте.

Уразлинода участок җитәкчесе Динар Төхфәтуллин катлаулы сыек ашламалар җитештерү өчен билгеләнгән яңа җиһаз – касаварка эше турында сөйләде.

 - Ашламаның өч төре төгәл пропорцияләрдә кайнар суда эретелә һәм агротанкларга яки биметалл савытларга тутырыла. Бу төр ашламаны төрле культураларны тукландыру өчен туфракка кертергә мөмкин, - диде Динар Төхвәтуллин.

Кама Тамагындагы МТП территориясенә куелган авыл хуҗалыгы техникасының күләме һәм төрлелеге барысын да тәэсирләндерде. Тракторлар, төрле агрегатлар һәм комплекслар ачык төсләрдә кояшта ялтырап тора. Быел филиал барлык булган техникага өстәп, касаварка җитештергән сыек ашламаларны туфракка кертү өчен яңа үсемлек тукландыргычлар, ике комбайн һәм куәтле ике трактор сатып алган. Шул рәвешле, предприятие язгы кыр эшләренә йөз процент әзер булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев