Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан авыл хуҗалыгына 40 миллион сумнан артык акча

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга ит терлекчелеген үстерүгә 40 миллион сумнан артык акча бирә. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев министрлык тарафыннан әзерләнгән тиешле документы имзалады, дип хәбәр ителгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Шул рәвешле, ит терлекчелеге өлкәсенә федераль бюджеттан ярдәм күрсәтү ниятләнә. 2015 елда әлеге юнәлешне...

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга ит терлекчелеген үстерүгә 40 миллион сумнан артык акча бирә. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев министрлык тарафыннан әзерләнгән тиешле документы имзалады, дип хәбәр ителгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.

Шул рәвешле, ит терлекчелеге өлкәсенә федераль бюджеттан ярдәм күрсәтү ниятләнә. 2015 елда әлеге юнәлешне үстерү өчен Татарстанга 40,2 млн. сум күләмендә субсидия биреләчәк. Субсидия Татарстан бюджетына ит терлекчелеген үстерү төбәк программасын финанслашуга тәкъдим ителә.

РФ субъектларына әлеге тармакка ярдәм 2,375 млрд. сум тәшкил иткән. Төбәк программаларын тормышка ашыру терлекләрнең баш санын 109 меңгә арттыру мөмкинлеге бирәчәк, дип саный РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.

http://«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев