Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тапкыр һәм алтын куллы инженер

“Август-Кама Тамагы” ҖЧҖның баш энергетигы миллион сумнан артык акчаны экономияләгән.

Быел “Майдан” ЗСКда «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ баш энергетигы Олег Сабиров тырышлыгы белән анализга проба алу җайланмасы урнаштырылды.

- Кайбер транспорт чараларыннан бөртеклеләрне пробага алганда, лаборантларда уңайсызлыклар барлыкка килде, - ди Олег Сабиров. - Мин хәлне төзәтү һәм хезмәттәшләремнең эшен җиңеләйтү турында уйландым. Автоматик проба алу җайланмаларын интернеттан эзләп карарга булдым, ләкин бәяләрен күргәч, үзем ясасам, күпкә арзанрак буласын аңладым. Базарда тәкъдим ителгән конструкцияләрнең күбесендә гидравлик система бар, мин исә борылу-чыгару механизмы булган электромеханик системаны җыйдым. Территориядә торган ындыр табакларыннан совет чорындагы иске детальләрне алдым, нәрсәнедер хуҗалыкта таптык, кайсын сатып алдык. Чыгымнарның гомуми суммасы 80 мең сум тәшкил итте, шул ук вакытта сатып алынган проба алу җайланмаларының уртача базар бәясе – 2 миллион сум.

Корылманы җыеп, урнаштырганнан соң, аны урында бераз эшләп бетердек. Объектта сынау журналы алып барыла.

- Лаборантлар шат – хәзер пробалар алу белән пульт ярдәмендә идарә итәргә була, аларның эше шактый җиңеләйде һәм ул күпкә куркынычсызрак, - диде предприятиенең генераль директоры Алексей Копанев. - Киләчәктә лабораториядә пульт урнаштыру планлаштырыла, бу бүлмәдән чыкмыйча гына пробаларны сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк, шуңа бәйле рәвештә процесслар тизрәк барачак. Иң мөһиме, яңа чишелешнең энергия чыгымнары экономиялерәк. Аның егәрлеге 1,5 кВт, ә сатып алынганнарның (өстәмә насослар булу сәбәпле) - 6 кВт тирәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев