Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Стимул бирүче премияләр

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю дәвам итә, күпчелек комбайнчыларның эш күрсәткечләре яхшы. Урып-җыю эшләрендә катнашучыларны материаль стимуллаштыру турындагы положение нигезендә сишәмбе көне унике игенчегә акчалата премияләр тапшырылды. Шуларның бишесе: Мөдәрис Минһаҗев, Данил Төхвәтуллин, Илнар Хәмидуллин, Виталий Григорьев һәм Илдус Нотфуллин сезон башыннан икенче тапкыр премия алды. Ә җидесе Шамил Нуруллин,...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю дәвам итә, күпчелек комбайнчыларның эш күрсәткечләре яхшы.

Урып-җыю эшләрендә катнашучыларны материаль стимуллаштыру турындагы положение нигезендә сишәмбе көне унике игенчегә акчалата премияләр тапшырылды. Шуларның бишесе: Мөдәрис Минһаҗев, Данил Төхвәтуллин, Илнар Хәмидуллин, Виталий Григорьев һәм Илдус Нотфуллин сезон башыннан икенче тапкыр премия алды. Ә җидесе Шамил Нуруллин, Марат Миңнуллин, Эльбрус Хәйруллин, Владимир Митрофанов, Илдар Галимҗанов (Олы Кариле), Фаяз Бакиров һәм Николай Хохловка беренче премияләр тапшырылды. Ярыш кагыйдәләрен үтәп, бүләккә дәгъва кылучылар тагын бар иде. Әмма сыйфат буенча район комиссиясе бер звеноның эшен бракка чыгарды һәм аның комбайнчылары премиядән мәхрүм ителде. Бу турыда стимуллаштыручы премия тапшырганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев барлык игенчеләргә дә сөйләде. "Иң мөһиме сыйфат,- дип теманы дәвам итте "Кама Тамагы"АХП директоры Айрат Нугаев,- һәм бу хакта суктырылган центнерлар артыннан куганда онытырга ярамый". Эш темпы мөһим, әлбәттә, әмма икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев