Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар белән киңәшмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеҗитәкчесе Илфат Вәлиев 23 июльдә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар һәм 2015 елда сөт юнәлешендәге мини-ферма төзергә теләүчеләр белән киңәшмә үткәрде. Бүген мини-ферма төзү һәм халыктагы терлекләр баш санын саклап калу АПКны үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә куюның төп юнәлешләренең берсе булып кала. Аның максаты...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеҗитәкчесе Илфат Вәлиев 23 июльдә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар һәм 2015 елда сөт юнәлешендәге мини-ферма төзергә теләүчеләр белән киңәшмә үткәрде.

Бүген мини-ферма төзү һәм халыктагы терлекләр баш санын саклап калу АПКны үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә куюның төп юнәлешләренең берсе булып кала. Аның максаты - киләчәктә халыкның авыл хуҗалыгы терәге булырга тиеш аерым катламын булдыру. Безнең районда андый катлам бар: киңәшмәдә шәһәр һәм авыл җирлекләреннән 30дан артык кеше катнашты. Илфат Илдар улы катнашучылар игътибарын соңгы вакытта хөкүмәтнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларга юнәлдерүен әйтте. Ике яңа программа - башмак таналар сатып алуга субсидия һәм мини-фермалар төзү моны тагын бер кат раслый. Ул катнашучыларны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы, норматив документлар, мини-ферма төзелешен һәм башмак таналар сатып алуга субсидия бирү тәртибе белән таныштырды, проблемалы моментларга тукталды. Шуларның берсе - башмак таналар сатып алу. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән гына сатып алынырга тиеш, нәсел хуҗалыклары кыйммәт бәядән сата, шуңа күрә крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сатып алуың хәерлекләрк. Мини-ферма төзүгә проект-смета документларын лицензияле оешма гына әзерләргә тиеш, районда андый проект-смета оешмасы юк, аның каравы ЮБуада бар. Катнашучылар мини-ферма төзелеше сроклары, субсидия алу критерийлары белән кызыксынды. Идарә җитәкчесе Илфат Вәлиев һәм консультант Дәминов сорауларга төгәл җавап бирде: ферма төзелешенә субсидия алу өчен әзерлек 50% булырга тиеш, яңа төзелеш кенә судсидияләнә, капремонтка субсидия бирелми; ШЯХта 3 һәм аннан күбрәк сыер булып, аның баш саны 8 һәм аннан күбрәккә арттырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев