Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рузил Гыймадиев - “Кама Тамагы” авыл хуҗалыгы берләшмәсе яшь белгече

Авыл хуҗалыгы һәрвакыт яшь кадрларга мохтаҗ. Яшьләр шәһәргә омтыла һәм югары уку йортларын тәмамлагач та, бик азлары гына авылга кайта. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы берләшмәсенең Карамал бүлекчәсендә агроном булып эшләүче Рузил Гыймадиевның хезмәт стажы әлегә зур түгел - бары өч ел. Эш белән бергә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет...

Авыл хуҗалыгы һәрвакыт яшь кадрларга мохтаҗ. Яшьләр шәһәргә омтыла һәм югары уку йортларын тәмамлагач та, бик азлары гына авылга кайта.


"Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы берләшмәсенең Карамал бүлекчәсендә агроном булып эшләүче Рузил Гыймадиевның хезмәт стажы әлегә зур түгел - бары өч ел.

Эш белән бергә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет бүген читтән торып Казан аграр университетында укуын дәвам итә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рузил үзенең яшьтәшләре кебек шәһәргә омтылмый. "Шәһәр тормышы - минем өчен түгел, мин җирдә эшләргә яратам, - ди ул. - Агроном булу - яшьтән үк зур хыялым иде. Туган як кырларында икмәк үстерү - зур бәхет бит ул. Хезмәтемне яратып башкарам, җитәкче, шулай ук механизаторлар белән дә үзара аңлашып эшлибез. Ә тәҗрибә исә һәркемгә еллар аша килә".

Өметле, тырыш, уңган егет, ди аның хакында бүлекчә җитәкчесе Шамил Рәхимов. Әлбәттә, авылда калып, кыенлыклардан курыкмыйча җаваплы эшкә алынган Рузил кебек егетләр хөрмәт хисе уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев