Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рушан Хөснуллин инде 24 ел ул “Кама Тамагы” АХҖның Олы Карамал бүлекчәсендә механизатор булып эшли

Рушан Хөснуллин трактор рычагы артына беренче тапкыр мәктәптә укыганда утыра, ул елларда мәктәпләрдә бу юнәлеш буенча да эш алып барыла иде. Егет яшьтән техникага тартыла һәм аның бу мавыгуы һөнәр сайлауда ярдәм итә. 1991 елда Рушан Олы Карамал урта мәктәбен тәмамлап, туган "Большевик" колхозына кайта. Аңа "МТЗ-80" тракторы бирәләр. Шуннан...

Рушан Хөснуллин трактор рычагы артына беренче тапкыр мәктәптә укыганда утыра, ул елларда мәктәпләрдә бу юнәлеш буенча да эш алып барыла иде. Егет яшьтән техникага тартыла һәм аның бу мавыгуы һөнәр сайлауда ярдәм итә.


1991 елда Рушан Олы Карамал урта мәктәбен тәмамлап, туган "Большевик" колхозына кайта. Аңа "МТЗ-80" тракторы бирәләр. Шуннан бирле менә инде 24 ел ул хәзерге "Кама Тамагы" АХҖның Олы Карамал бүлекчәсендә механизатор булып эшли. Соңгы елларда "МТЗ-82", "КУН-10" тракторында эшли.

Рушан - киң профильле механизатор. Минераль ашламаларны, кырдагы ашлыкны, көзен фермага терлек өчен сенаж һәм саламны үзе төии, кирәк булганда үзе бушата. "Үз эшенә бик җаваплы карый, эш сөючән, үтенечне беркайчан да кире какмый", - диләр аның турында хезмәттәшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев