Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Миңнеханов: Зәй районының аграр комплексы соңгы елларда уңай үсеш күрсәтә

6 февраль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Зәй муниципаль районына килделәр.

Эш сәфәре кысаларында кунаклар район башлыгы Рәзиф Каримов белән бергә яңа Агросәнәгать паркын карадылар, ул узган елның декабрендә ачылган иде. Биредә сатып алучылар ит, сөт продукциясе, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ярма, икмәк әйберләре сатып ала алалар. Товарларны җирле җитештерүчеләр, шулай ук Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе районнары һәм башка районнар фермерлары китерә.

Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча тест мәйданчыгы эшли. Ит цехында тәүлеккә 2,5 тонна ит, 2 тонна яшелчә шкәртеп була, ә ярмаларны һәм коелучан әйберләрне төргәкләү цехы көнгә 5 тонна товар төргәкләү өчен исәпләнгән. Төргәкләнгән азык-төлек товарлары Агросәнәгать паркында да, шулай ук сәүдә челтәрләре аша да сатыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу проектның авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте. Ул фермерларга Агросәнәгать паркының мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә һәм аларны яңа мәйданчыккачакырырга кушты.

Президент шулай ук Зәй муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда 2018 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Йомгаклар турында район башлыгы Рәзиф Кәримов сөйләде. Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районын уңай үсештәге район дип атады, аерым предприятиеләрнең һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының уңышларын билгеләп үтте, шулай ук авылда кече һәм урта бизнесны, кече хуҗалыкларны үстерү эшен яхшырту буенча үзенең тәкъдимнәрен әйтте һәм зәйлеләрне ТАССРның 100 еллыгын яңа хезмәт уңышлары белән каршыларга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев